Фатих Хөсни.Сөйләнмәгән хикәя

Фатих Хөсни.Сөйләнмәгән хикәя

21 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Бер сүз белән әйткәндә, Биктимернең куллары канатларга әйләнәләр. Чабатачы Әхми малае сипкелле Биктимер, әкиятләрдә сөйләнә торган канатлы кешегә әверелеп, иртәдән кичкә чаклы бәхет томаны эчендә очып йөри. Бервакытны, әйтик, канатлары киредән кулга әйләнгәч, әйтик, бәхет томаны бераз тарала төшкәч һәм Биктимер инде оча торган малай түгел, ә иске бүрекле Биктимер булып калгач, ул, айнып, күзләрен ачып җибәрә. Бу вакытта инде, кояш баеп, күктә беренче йолдызлар күренә башлаган була. Биктимер, әнисен күз алдына китереп, «әни... кабара...» дигән сүзләрне өзек-өзек кабатлап куя. Ә бераздан соң инде, бозланып каткан итекләрен шыгырдатып, табасын кочаклаган көйгә, әкрен генә атлап өйгә кайтып керә. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ФатихХөсни #Сөйләнмәгәнхикәя #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

2K

0