Рифат Шигапов "Авылыма кайтам"

Рифат Шигапов "Авылыма кайтам"

21нче көн #әдәбимарафон Авылыма кайтам, авылыма Әти белән әни янына Кайтам кабат туган нигеземә Кайтам кабат туган ягыма. Авылыма кайтам, авылыма Мине көтүчеләр барында Әти-әни, туганнар янына Кайтам әле кайтам тагында. Авылыма кайтам, авылыма Туган өйгә кайтам сагынып Җилләр белән ярыша-ярыша Кошлар кебек канат кагынып. Авылыма кайтам, авылыма Чишмәләрем, болыннарыма Урманыма кайтам, кырларыма Кайтам әле елгаларыма. Авылыма кайтам, авылыма Сихәтле бит аның һавасы Көч алырга кайтам сиңа чөнки Мин бит авылымның баласы. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РифатШигапов #Авылымакайтам #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

1K

0