
Егерме беренче көн XXXI Дөньякүләм #ӘдәбиМарафон "Тау артында кояш бар"
Без улым белән икәүдән икәү генә калабыз. Мондагы ыгы-зыгыда бер эше булмыйча, рәхәтләнеп йөкләп яткан сабыемны мендәргә салам да, узем дә аңа сыенып ятам. Бәгыремнән өзелеп төшкән, галәмнән җан иңгән бу серле зат, җиргә үз бәхетен эзләп килгән нәни кеше белән сулышларыбыз бергә кушыла. Улымның алсу алмадай битенә текәлеп, йөрәгемнән чыккан кайнар наз белән, үткәнемнең, бүгенгемнең, киләчәгемнең бөтен мәхәббәтен берьюлы аңа түгәрдәй булып, тәүге тапкыр сабыема эндәшәм: -Исәнме, улым! Исәнме, яңа бәхетем!.. #РәмзияГабделхакова #Тауартындакояшбар 292 нче бит #ӘдәбиМарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #китап
2K
0