
Раушания Сафина "Язлар"
21 нче көн #әдәбимарафон2025 Язлар, язлар - җанга назлар, Зәңгәр күкнең ачык төсе. Яшел чирәм, яшь бөреләр, Шомырт чәчәгенең исе! Язлар, язлар - җанга назлар, Кояшның иң шаян нуры, Умырзая, кар сулары, Сыерчыкның дәртле җыры! Язлар язлар - җанга назлар, Йөрәкләрдә дулкынлану... Ләйсән яңгыр... язгы ташу, Күңелләрдә хисләр ярсу! Язлар, язлар- җанга назлар, Яңаруда һәр соклану! Мин, Язларны сайлар идем, Мөмкин булса анда калу! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РаушанияСафина #Язлар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
1K
0