21 нче көн. Мөхәммәт Мәһдиев "Кеше китә - җыры кала"

21 нче көн. Мөхәммәт Мәһдиев "Кеше китә - җыры кала"

Менә беркөнне кичен көтү кайтканда авыл дерт итте. Колхоз кәнсәләренә бер пачка повестка килгән иде. Моңарчы күз авыруы белән солдаттан калып килгән Хәкимулла да машинкада басылган кош теледәй кәгазьне кулына тоткач әле аның чын мәгънәсенә төшенмәде. «Кружка, кашык, җылы кием, өч көнлек ризык, паспортны алырга. Чабата кимичә, күн аяк киеме белән килергә тырышырга». Башка бер сүз дә юк. Авылга шундый утыз кәгазь. Кеп-кечкенә авылга утыз кәгазь. Ул кичне утлар озак янды, кемнәрдер төн буе гармун белән йөрделәр. Капкалар шыгырдады, келәтләрдә он тузгыды, морҗадан төтеннәр үрләде. Кыз-кыркын ашыгыч рәвештә ак оекбашлар бәйләде, һавада майлы күмәч исе аңкыды. Сугыш шулай башланды.

Тэглар:

147

0