
20 нче көн. Мөхәммәт Мәһдиев "Кеше китә - җыры кала".
Инде ул көннәр артта калдылар. Инде бишенче ел киткәндә, бөтен авылга «кысыр» дип даны таралган Васфикамал күрше урыс авылыннан тозлы кыяр алып кайтты. Ташлытауда иртәгә Сабантуй буласы иде. Ачы бал үкереп утырган, яңа тарттырган бодай оныннан келәт эчләре ап-ак булган, суелган тәкәләрнең тиресен киереп чормага элгән көннәр иде. Васфикамал келәткә он иләргә кергән җиреннән, авыз суын йота-йота, эче бушаган кыярны суырды. Моны әле беркем дә белми иде. Хәерлегә булсын...
112
0