Рифат Шигапов "Оча казлар..."

Рифат Шигапов "Оча казлар..."

20нче көн #әдәбимарафон2025 Оча казлар, оча казлар Оча казлар тезелеп Туган якка кайталар дип Йөрәк кала өзелеп. Оча казлар, оча казлар Каңгылдашып очалар Читтә яшәгәннәр өчен Туган илне кочалар. Оча казлар, оча казлар Миннән сәлам илтәләр Зәңгәр күктә канат кагып Туган җиргә китәләр. Оча казлар, оча казлар Карап калам казларны Күзләремнән яшьләр коеп Озатам мин аларны. Оча казлар, оча казлар Очалар туган илгә Мин дә бәлки бер кайтырмын Үземнең туган җиргә. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РифатШигапов #Очаказлар... #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

458

0