
20 нче көн. Гөлчирә Галимова " Ялгыз торна тавышы"
Әлфия квартира ишеген ачып керде генә, Лилиянең телефоны шалтырый башлады. Әлфия бераз телефонга карап торды да, звонокка басып, телефонны алып, әкрен генә : - Әйе әни, тыңлыйм, ничек хәлләрең? - Ярый балам, ярый, үзең ничек? - Мин яхшы. - Ә нигә әкрен сөйләшәсең, тавышың да үзгәргән кебек, нәрсә булды? - Әнием бу бер-ике көнне минем сиңа шалтыратырга вакытым булмас, эш күп, укуда да сөйләшә алмыйм. Ә кафеда өч көн рәттән юбилейлар була, зинһар үпкәләмә. Әле дә сөйләшкәнне күрсәләр, әрлиячәкләр. Коридорга чыгып сөйләшәм, күрмәсеннәр дип. - Тавышыңа ни булды?
Сылтамалар:
178
0