Айшанур

Айшанур

Ничек бәхетле яшәргә икәнен Бик күп кешеләр белә. Тик шулай да бик күпләр, Бәхетле яшәми җирдә. Ничек бәхетле яшәргә, Өйрәтә ул күпләргә. Ә шулай да тулы бәхет Юк бит аның үзендә. Өйрәтергә бик җиңел ул, Ә тормыш ул катлаулы. Бәхетле булырга, дустым, Синең вакытың бармы? Тормыш ыгы-зыгысында, Үтә аның гомере. Йөрәгенең түрләрендә Яши бәхетнең сере. Шушы серне кешеләргә Җиткерергә тырыша. Бәхетле булыр өчен Язмыш белән узыша.

Тэглар:

381

0