Гөлшат Фаткуллина "Бәхетле очрак"

Гөлшат Фаткуллина "Бәхетле очрак"

20 нче көн Зөфәр Динәнең күзләренә карап: – Динә, мин чын гаилә корырга телим. Мине ул юләрлекләр күптән туйдырды инде. Чык миңа кияүгә! Динәнең зур яшел күзләре балкыды: – Мин риза! Мин дә сине яратам! Без бер-беребезгә туры киләбез дип уйлыйм. Син чын ир, үз өстеңә җаваплылык ала беләсең... Синең белән гаилә кору куркыныч түгел. Ул бик канәгать кыяфәт ясап һәм шаярту катыш борынын өскә чөеп: – Әйе, мин шундый! – дип елмайды да, аннары җитдиләнә төшеп, – беләсеңме, минем барыннан да ныграк ни теләгәнне... – Тизрәк туй көне килеп җиткәннедер инде... – Минем үз балаларымны тәрбиялисем килә... Ышанасыңмы-юкмы, моңа кадәр балаларны яратмый идем. Сине күргәннән бирле, үземнең балалар турында хыялландым. Миңа малай алып кайтып бирәсеңме? – Ә кыз булса? – Кыз булса – Алинә булачак. Минем әниемнең исеме шулай иде. *** Туйлары чын әкиятне хәтерләтте. Язылышу Зөфәрнең матур «хан бакчасында» булса, туй хөрмәтенә бәйрәм «ханның» күл ярында узды. Динә әкияттәге принцессаларны хәтерләтсә, Зөфәр чын мәгънәсендә принц иде. Әкияттәге юллар белән әйтсәк: “Туйларында мин дә булдым, аш-суның чиге юк иде, бәлешләренең төбе юк иде, мичкә-мичкә бал куйганнар, үзләре чүмеч белән чүмерәләр, миңа сабы белән генә эләкте”. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГөлшатФаткуллина #Бәхетлеочрак #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

589

0