
"Кызыклы шәкерт" Г. Тукай
20 нче көн #әдәбимарафон2025 Кызыклы Шәкерт — Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор; Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр! — Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә; Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә. Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә; Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә. — Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул: Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГабдуллаТукай #КызыклыШәкерт #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
425
0