Әдәбимарафон2025  20 нче көн

Әдәбимарафон2025 20 нче көн

Кояш балкыганда йолдыз эзләп, Йолдызларда күзләп кояшны, Эзләгәнен таба алмый калгач, "Бәхет юк" дип берәү алдашты... Чәчкә булса әгәр салкын кышта, Карлар яуса әгәр җәйләрдә, Иң бәхетле булыр идем, диде, Булыр идем, диде, әгәр дә... Бәхет нурым калган үткәннәрдә... Киләчәктә көтә бәхетем... "Нигә бүген яшәмисең, дидем, Бәхетеңнең тоеп рәхәтен?" Бәхетнең бит үз мизгеле булмый, Артык сәбәп аңа кирәкми. Өркетерсең аны тотам дисәң - Бәхет бер гүзәл күбәләктәй... Һәр кешенең күңеленә куна Бу күбәләк Җиргә тугач та. Нечкә күңеллеләр аны тоя, Ә исәрләр эзли һаман да... Бәхет ята синең күңелеңдә, Изаланма эзләп чит яктан. Тоя белеп өйрәнергә кирәк, Тик шунда бәхетең атар таң. Тоя белсәң бәхет-күбәләкнең Тын алышын, канат кагышын, Әй, күңелең шашыр, күккә ашар, Онытып бар булган сагышын! Һәрбер көндә, һәрбер вакыйгада Күрә белсәң әгәр матурлык, Бәхетеңне тоя белсәң, димәк, Синдә яши, димәк, яктылык! Динә Солтанова

Тэглар:

448

0