
"Пар каен"
20 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Уңган да хатын инде бу Фирая, дип уйлап куйды, Рәсимә, капкадан килеп керүгә. Шәһәр дачасы, диярсең, ишек алды шау чәчәктә, янбакчасында алмагачлар, чияләр арасында элмәле атынгычлар, гамаклар, бер читтә бала- чагага уйнарга комлыгы да бар. Абзар- куралары да ике катлы итеп эшләнгән. Болдырдан өйгә керүгә евроремонт ясалган бүлмәләргә аһ итеп куйды. Юк, кара көнчелек уты түгел, үзенең дусты, классташының тормышына, булганлыгына, байлыгына соклану иде ул. -Әйдә, Алинә үскәнем, мин сиңа юыну бүлмәсен күрсәтим әле, юынып алыгыз да капкалап алырбыз. Иртәнге генә аерткан каймак белән тары кыстыбые ашарбыз. Рәсимә, исеңдәме, башлангычта укыганда бер көн синең әниең пешерсә, икенче көнне минем әнкәй шуны пешерә иде. Мәрхүмәкәйләр бик дус булдылар, урыннары җәннәттә булсын. Тары кыстыбые пешергән саен сине дә искә алам. - Исемдә булмаган кая! Яшь барган саен, балачак, авыл, әткәйләр ешрак искә төшә икән ул. Күңел гел авылга тарта. Күзгә чагылган һәр әйбер шалт итеп баштагы компьютердан шуңа ошаган очракларны эзли башлый.
Сылтамалар:
324
0