20 нче көн #әдәбимарафон Гөлсинә Галимуллина "Кояшлы дала кызы"

20 нче көн #әдәбимарафон Гөлсинә Галимуллина "Кояшлы дала кызы"

Синең яза торган китабың кайда? Кулыма тотып карыйсым килә, диде Сания, кара карлыган кебек күзләрен җемелдәтеп. -Үз кулым белән теккән киндер янчыкта, кечкенә сандыгымда саклыйм. Вакыты җиткәч, синең кулга килеп керер ул, балам. Апаңнар да укырлар һәм безнең нинди катлаулы тормыш юлы узганыбызны аңларсыз... Тизрәк сугыш тәмамлансын да, әтиегез кайтсын, дип телик. Синең белемсез үскәнең өчен дә җаным сызлый. Мәктәпкә укырга керсәң, жан сызлавым басылыр иде... 13 нче бит #ГөлсинәГалимуллина #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #44

Тэглар:

146

0