Егерменче көн  XXXI Дөньякүләм #ӘдәбиМарафон "Тау артында кояш бар"

Егерменче көн XXXI Дөньякүләм #ӘдәбиМарафон "Тау артында кояш бар"

Ярты сәгатьләп шуның белән маташтык. Безнең арада шундый җиңел, эчкерсез мөнәсәбәтләр, әйтер сүзләрне үлчәми, иләк аша чыгармый гына иркенләп сөйләшәбез. Чөнки без авылдашлар. Безнең үткәнебез уртак, танышларыбыз уртак, борчулар да уртак. Без бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Теләсә ни турында уртага салып сөйләшә, киңәшә алабыз. Шуна күрә Сәлим бу өйдә, бу табында ят кеше түгел. Аны әни дә ошата иде, моннан бик күп еллар элек, мине олы юлга озата чыккан көнне (әниемне исән килеш сонгы тапкыр күргән көн иде ул...) васыять әйткәндәй, Сәлим белән бергә булыгыз, дигән иде... Туганым кебек якын кеше, ышанычлы дус ул Сәлим... #РәмзияГабделхакова #Тауартындакояшбар 268 нче бит #ӘдәбиМарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #китап

Тэглар:

417

0