20 нче көн.  Гөлниса апа. Рәисә ИШМОРАТОВА

20 нче көн. Гөлниса апа. Рәисә ИШМОРАТОВА

Гөлниса апа комод тартмасыннан зәңгәрсу крепдешин яулыгын алды. Аннан көзге каршысына килеп, үзенең сөйкемле йөзенә килештереп бәйләде дә уң як стенага эленгән рәсем янына килеп туктады. Шатлыгы я хәсрәте булса, шул урынга баса Гөлниса апа. Киң маңгайлы, куе кара чәчле, чем кара күзле иренең рәсеме ул. «Я, — диде Гөлниса апа, елмаеп. — Нигә эндәшмисең, нигә сөйләшмисең? Әнәтерә Сәетең «өйләнәм» ди бит... Кечкенәң дә армиядән кайтып җитәр. Анысы да өйләнәм дия башлар... Син генә юк?...» Аның башы әйләнеп, күз аллары караңгыланып китте, керфекләреннән кайнар яшь бөртекләре тәгәрәде: «Ләгънәт төшкән сугыш, арсландай ирләрнең башына җитте бит». Гөлниса апа уйлары белән яңадан улына әйләнеп кайтты. «Әгәр өйләнәм дип кырт кисә икән, Әлмәткә Закир абыйсына хәбәр итәргә кирәк, аның белән киңәшмичә ярамый. Ни әйтсәң дә, әтисе урынына калган олы улым ул». Кинәт звонок чылтырады. Гөлниса апа билендәге алъяпкычын тиз генә салды да, башындагы яулыгын рәтли-рәтли җәһәт кенә ишеккә килде. Аның алдында битләре алсуланган, күзләре уттай янган улы Сәет белән әле берничә сәгать элек троллейбуста күргән кыз басып тора иде. Гөлниса апа кызга караган килеш катып калды... Йөзе моңсуланып сулып калды аның. Кыз да сизмәстән әрнүле тавыш белән: — Ай! — диде һәм башын түбән иде. Гөлниса апа әкрен генә атлап кухняга узды. Сәет шау-гөр килеп кызның кулыннан алып түргә уздырды. Гөлниса апа Гөлфияне дә, улын да кыстый-кыстый чәй эчерде, ә үзе, ачыгып кайтса да, авызына ризык капмады... Нәрсәдер тамагына төер булып утырды. «Картны мәсхәрәләвен Сәеткә әйтергәме?... Нишләргә соң?» Гөлфия исә бер агарып, бер кызарып көч-хәл белән бер чынаяк чәй эчте дә: — Институтта эшләрем бар иде, — дип, китәргә ашыкты. Сәет аптырап аның күзләренә карады: — Аңламыйм сине, Гөлфия, без бит башкача сөйләшкән идек. — Кәефем юк, Сәет, башым авырта... Сәет кызны тулай торакка озатып куйды. Өйгә кайткач, пиджагын салып урындык башына элде дә ишекле-түрле йөрергә тотынды: «Нәрсә булды, нигә китте соң ул болай ашыгып?» дип уйланды. — Әни, ничек соң, килен ошадымы? Гөлнис

Тэглар:

447

0