19 нчы көн.  Гөлниса апа. Рәисә ИШМОРАТОВА

19 нчы көн. Гөлниса апа. Рәисә ИШМОРАТОВА

Нишләгән бүген Гөлниса апа? Ул бит болай беркайчан да өенә кайтырга ашыкмый торган иде. Ни булган бүген аңа? Әллә авырыймы? Гөлниса апа дежурныйга «хушыгыз» дип әйтергә дә онытып, үзалдына елмая-елмая, троллейбус тукталышына ашыкты. Җәһәт кенә килеп туктаган троллейбуска утырып, Гөлниса апа китеп тә барды. Көн кичкә авышса да — эссе. Завод-фабрикаларда эш беткән чак. «Эштән кайтканда өч-дүрт троллейбус артыграк җибәрсәләр ни булган», — диде Гөлниса апа үз-үзенә. Кесәсеннән биш тиенлек алып, автомат кассага үрелде. Шулвакыт Гөлниса ападан ерак түгел генә утырган кыз күзләрен китабыннан алыр-алмас: — Апа, миңа бер билет ертыгыз әле, — дип җилкәсе аша Гөлниса апага акча сузды. — Хәзер, кызым, — дип кысыла-төртелә Гөлниса апа кызга билет алып бирде. — Рәхмәт, — диде кыз, елмаеп. Кызның каршысында гына утырган ак сакаллы бабай беравык кызга карап барды да чыдамады ахрысы: — Китап укып барган була бит! Ә урыныңны апаеңа тәкъдим итсәң, табаныңа сөял чыгар идемени? — диде, кызга карап. Кыз урыныннан сикереп торды һәм: — Фу, тапкан сүз, картлач... синең бит бер аягың җирдә, икенчесе гүрдә, — диде һәм кинәт туктап калды. Үзенә текәлгән дистәләрчә күзләрнең нәфрәтенә түзә алмыйча, кешеләрне этә-төртә, кыз алга ашыкты. Янәшә басып торган урта яшьләрдәге ханым: Тәрбиясез, телеңә тилчә чыккыры, — дип йөзен чытты. — Утырыгыз, — диде бабай, бушаган урынга күрсәтеп. — Ай-яй, нинди зәһәр нәрсә. Йөзенә карасаң, фәрештә диярсең. — Аннан тирән итеп сулыш алды да: — Яшьләр бозык хәзер, хәерле булсын, хөкүмәт нәрсә карыйдыр... — дип уфтанып үз-үзенә тагын нәрсәләрдер сөйләп алды. Гөлниса апа, картка күтәрелеп карамыйча, әкрен генә: «Барлык яшьләрне дә алай дип уйламагыз инде», — диде. Аннан тәрәзәгә башын борды да уйлары белән еракка китте. Фабрикада үзе белән эшләүче кызларны күз алдына китерде. Бер телем икмәкне урталай бүлеп ашарга әзер алар, бер-берсенең хәсрәтен, шатлыгын уртаклашырлар, һәрвакытта бер-берсенә ярдәм итешерләр алар. Егерме ел эшләп, фабрикада мондый тәмсез сүз ишеткәне юк Гөлниса апаның. Аның уйлары улы Сәеткә күчте

Тэглар:

399

0