
20 нче көн. Кичер, әнкәй! Мөнирә САФИНА
Улына шалтыратып тормаска булды карчык. «Машина кайтарып, кеше борчып, килешмәгәнне... Аякларым йөри бит әле! Юлда машина бетә димени. Саулыгым да шөкер, калага килеп җиткәч кенә шалтыратырмын», – дип, кәрәзле телефонын кесәсенә салды. Бик кадерләп, төреп паспортын да алды. «Пашпуртсыз юлга чыгарга ярамый хәзер, ни булмас, Алла сакласын!» – дип сөйләнде ул, аның юлга җыенуын күзәтеп утыручы үзе белән картайган мәчесенә. Яңа суелган ике каз да сумкага кереп урнашты. Әзерләп куелган күчтәнәчләре күп иде әле карчыкның. Шулай да: «Җитәр, Хөмәйрә! Яшең туксанга таба барганын онытма», – дип үзен кисәтеп куярга ашыкты. Соңгы вакытта карчык беләкләренең хәле юклыгына зарлана башлаган иде. Менә, быел асраган биш казын да күрше килене йолкып бирде. Исәнлеге булса да, киләсе елга асрый да алмас инде. Шуңа күрә, «Әле кайчан кайталар, авыз итә торсыннар», – дип, үзе белән икесен алырга булды. Карчыкның бәхетенә, күршеләре калага барырга җыенган икән, аны да үзләре белән алырга бик теләп риза булдылар. Үз дәрәҗәсен белеп кенә машинага кереп утырды карчык. "Юл озын, Хөмәйрә әби, җайлап урнаш. Йоклап барырга уйласаң, бәләкәй мендәрне баш артыңа куярсың", – диде аңа шофер егет. Кузгалдылар. Җиңел машина яхшы юлдан җилдерә генә. Шофер егет белән күршесе Ганиулланың үзара сөйләшеп барган тавышлары карчыкның йокысын китерде, йокыга изрәп барган карчык, «Зөлфәт» дигәнне ишетүгә, колакларын торгызды. Туктале, болар, карчык йоклап киткәнне күреп, аның улы хакында сөйләшәләр түгелме соң? – Зөлфәт абый яхшы эшкә урнашкан, молодец! – Эше яхшы, әмма урын кешене боза. Менә, баргач күрерсең, үзең белән исәнләшеп тә тормас әле. Гордый бит ул. – Булмас, Хөмәйрә апа кебек изге күңелле кеше дип уйлыйм мин аны. Улы хакында җылы сүз ишеткән ана изрәп йокыга китте.
467
0