19 нчы көн. Кичер, әнкәй!  Мөнирә САФИНА

19 нчы көн. Кичер, әнкәй! Мөнирә САФИНА

Кабинетында кукраеп утырган Зөлфәт Фәритович телефон шалтыравына сискәнеп китте. «Тфү, корт чаккыры! Нишләп сискәндерде соң әле? Әйтерсең лә беренче тапкыр», – дип, үз-үзен битәрләп алды ул. Әнисе икән, улының хәлен белешүе. «Ярый әлегә, әни! Үзеңнең хәлләрең ничек соң? Казларны урнаштырып бетергәч, киләм дигән идең, хәбәрең дә юк. Әгәр дә киләм дисәң, машина җибәрәм. Әни, мин хәзер зур кеше бит, служебный машинам, шоферым бар», – дип гөрләде ул. Телефонын куйгач та күңел күтәренкелеге кимемәде Зөлфәтнең. Әйе, зур кеше ул хәзер, әнисен куандыра алды. Улын шәһәрнең иң дәрәҗәле оешмасына җитәкче итеп куйгач, ничек сөенде әнисе! Әнисе аңа гел: «Улым, зур кеше булырга тырыш», – дип әйтә килде. Тырышып укытты, өйдәге бар авыр эшне үзе эшләде. Әле дә, өч айга бер кайткан улын эшләтми: «Ял ит, үзем эшлим», – дип кенә тора. Инде яше дә... Туктале, ничә яшь икән соң әле аның әнисенә? Менә адәм көлкесе! Әнисенең ничә яшьтә икәнен тиз генә исенә дә төшерә алмый. ...Хөмәйрә карчык улы белән сөйләшкәннән соң, күршесе Гайшәбикә карчыкны чәйгә дәште. Туксанны тутырган күрше карчыгы җилләрне көнләштерерлек тизлек белән килеп кергәндә, Хөмәйрә карчыкның кабартмасы кабарып пешкән, чәе кайнаган иде инде. Озаклап, тәмләп чәй эчкән арада, авыл хәлләрен барлап, белгән-ишеткән яңалыкларны уртаклаштылар. Күршесенең калага барырга теләвен белгәч, Гайшәбикә карчык «әчкеч»не үзе алып калырга булды. «Ике тавык, бер әтәчкә генә ашарга салырлык рәтем бар әле. Гөлләрең дә сусыз тормас, бар, бар, борчылма», – диде ул. Бу сүзләрдән соң Хөмәйрә карчыкның калага бару теләге тагын да көчәйде. Аның улын, бигрәк тә «зур урында утырганын» күрәсе килә.

Тэглар:

499

0