
20 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Илфак Шигапов "Ике урман арасы"
Күңелнең тулган чагы, Яна сагыш учагы. Кемдер китә, кем кала, Кайгыларга уралып. Сагышлардан моң алып, Кемдер юлга кузгала. Ике урман арасы, Безгә кая барасы, Кемнәр юлны күрсәтер. Адашмыйча атларга, Бирешмәскә ятларга Безне кемнәр өйрәтер. Әй, төнге юл, адаштырма, Безгә ерак барасы. Сагыш учагы утында Килә бәхет табасы. Килә бәхет табасы. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ИлфакШигапов #Икеурманарасы #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
Сылтамалар:
113
0