Мостай Кәрим "Билгесез солдат"

Мостай Кәрим "Билгесез солдат"

19 нчы көн. #әдәбимарафон2025 Һәйкәл тора. Имеш, сөйлиләр, Бу — билгесез солдат һәйкәле. Билгесезме шушы бакыр кеше? Билгесезме, хәтер, әйт әле?! Атакага күтәрелдек бергә, Ега сукты әҗәл бер мәлне, Вакытлыча янә терелдем мин, Ул — мәңгелек сынга әйләнде. Каршысында түтәл — түтәл гөлләр Изге ялкын булып яналар, Баш өстендә таңнан кошлар сайрый, Эргәсендә сайрый балалар. артында аның чал бер хатын (Ил әнисе — улдыр, мөгаен.) Ничәмә ел инде өнсез елый, Салкын ташка бәреп маңгаен. Җиңү! Кояш балкый бер битеңдә, Бер битеңдә — моңсу ай һаман. Бер күзеңнән шатлык нуры сибелә, Бер күзеңнән әче яшь тама… #ТатарстанЯзучыларБерлеге #МостайКәрим #Билгесезсолдат #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркатнетныҮстерүФондыем

Тэглар:

429

0