
Илсөяр Фәсхетдинова "Ялган мәхәббәт"
19нчы көн #әдәбимарафон2025 Тормыш тәгәрмәче акрын гына алга тәгәрәде. Озакламый Ләйсән икенче районнан килеп агроном булып урнашкан Илгизгә кияүгә чыкты. Бик әйбәт тордылар алар Илгиз белән, тупылдап торган өч бала үстереп яталар. Ә яшьлек мәхәббәте инде болыт кебек әллә кая агып китте. Әнәс, буш йортка кайтып керәсе килмәгәнгәдер инде, бик сирәк кайтты авылга. Кайткан саен гел ялгыз кайтты ул. Беркем дә белмәде, шул Эльзасы белән торамы, әллә башка хатын беләнме, әллә бөтенләй ялгызмы? Кайткан саен Ләйсәннән гафу үтенде. Гафу итте аны Ләйсән, шул вакытта аерылмасалар, бәлки шушындый бәхетле тормышта яшәмәс иде ул. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ИлсөярФәсхетдинова #Ялганмәхәббәт #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
407
0