
19 нчы көн. Кошлар кебек очып китәр идем. ӘхсәнБаян
19 нчы көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Кошлар кебек очып китәр идем Киләчәкнең җылы иленә. Калыр иде ләкин туган җирем, Икәү түгел, ул бит бер генә. Туры килгән миңа шушы заман, Аны бит мин сайлап тумадым. Ничек китим ләкин, халкым тик бер, Икәү тугел илем, иманым. Бу тормышта, мәхәббәттә, эштә Алданулар барын аңлаган, Табынам мин илгә һәм Аллага. Алар мине, беләм, алдамас.
Сылтамалар:
396
0