
Айшанур
Юлларымда очрап торды Бик күп төрле кешеләр. Һәрберсе аның калдырды Төрледән төрле эзләр. Матрешка курчагына охшаш Кешеләр дә очрады. Эчләрендә ни булганын Барыбер белеп булмады. Үзем һәрбер очрашуны Гел яхшыга юрадым. Кешеләр белән очрашудан Күпме сабак мин алдым. Юлларымда һәрвакытта Яхшы кешеләр очрасын. Күңеле пычрак кешеләрдән Бер Аллаһ араласын.
Сылтамалар:
343
0