#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025  19 нчы көн.  Һади Такташ Мокамай

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 19 нчы көн. Һади Такташ Мокамай

Мокамай Белмим, Әллә күпкә, Әллә бик озакка, Ахры, мәңге онта алмамын Тамбов урманнары уртасында Усак яфраклары шаулавын... Алар мәңге минем хыялымда Шаулый-шаулый яфрак ярырлар, Карт имәннәр, калмый минем арттан, Кая барсам, озатып барырлар... Бер җирдә юк андый урманнар, Бер җирдә юк камыш сабаклары – Андагыдай шаулый торганнар... Әкияттәге ике бала кебек, Каен башларына үрмәләп, Ике штансыз малай дөнья белән Танышып йөргән идек бергәләп... Беребез сары чәчле, беребез – кара: Сары чәчлесе – ул мин идем; Кара чәчле, коңгырт кара күзле, Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем, Ул, Мокамай бәгърем, син идең... Ак каенга аслып менгән кебек, Мин тормышта һаман яктыга, Югарыга табан юл алдым; Менгән саен җирнең матурлыгын, Яктылыгын күбрәк күралдым... Ә син менәдмәдең, Калдың, Югалдың...

Тэглар:

222

0