
Әдәбимарафон2025
ТУГАННАРЫМ Туганнарың булу олы бәхет, Киңәшче дә алар, терәк тә. Минекедәй яхшы туганнар бит, Бу дөньяда әле сирәк тә. Ярый әле якын туганнар бар, Аермасын безне ходаем. Бәла-каза сезне урап узсын, Биреп торсын тормыш гел җаен. Тигезлектә матур яшәгез сез, Балалардан күреп игелек. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы, Бәхет телим сезгә иң элек. Бала хәсрәтләре, ялгызлыкны Күрсәтмәсен ходай беркемгә. Бер йодырык булып туганнарым, Сөенеп яшик әле һәркөнгә. Гөлара Шәрипова
471
0