Сәкинә Хәйруллина.Суга барам,сулар алам.

Сәкинә Хәйруллина.Суга барам,сулар алам.

19 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Суга барам, сулар алам Балачак чишмәсеннән Хатирәләремне барлыйм Күңелем киштәсеннән. Чайкала-айкала уйлар, Шатлыклы да, моңсу да Гүя гомерем чагыла Чиләгемдәге суда. Мин сабый, мин үсмер кыз, Яшәр чакмы хыялсыз? И сез гамьсез чакларым, Җитез гомер чаптарым. Елларым узган йөгереп, Кайчак яшь аша көлеп. Ак син, гомер, шатлык биреп Чишмә сулары кебек. Суга барам, иңнәремә Зәңгәр көянтә салам. Тормыш салган көянтә дә Җилкәмдә әле һаман. Су да, ут та ташытты ул, Чыдадым эчтән сызып. Мин бит чишмә суы ташып Ныгыган авыл кызы. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #СәкинәХәйруллина #Суга барам, сулар алам #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

445

0