
Радик Фәизов "Ак каз"
Матур җәйләр үтеп тә китте, көзләр җитте. Хәзер инде Гөли күкнең җиденче катында, күзләрендә куаныч нурлары балкый, Рәсиме янына болынга көн дә төшә иде. Шунда авылга Рәсимнең әти-әнисе килеп төштеләр. Әле чагыштырмача яшь кенә, ару гына кешеләр икән. Күрәсең, аларга кемдер, нәрсәләрдер хәбәр иткән, алар барысын да алдан белеп килгәннәр. Башта авыл советында булып, Гөли хакында бәйнә-бәйнә сорашканнар, аннары гына Гайфетдин абзыйларга төшкәннәр.
Сылтамалар:
139
0