
19 нчы көн. Нәбирә Гыйматдинова "Мәхәббәттә гөнаһ бар"
#әдәбимарафон2025 …Өн белән төш арасында буталды ул. Күбәләккә әверелеп, урманга очты. Елан сыман бөгәрләнгән сукмак… Нишләп аяк астыннан шуа-а-а… Ә көмеш йөзек кош икән ләбаса! Әнә ул канатларын ничек матур җилпи… Кинәт аны Сыңар күз тәпиеннән эләктерә дә шатыр-шотыр чәйнәргә керешә. Аһ, әрәм итә, явыз! Ат шуңа, Әюпов, ат! Әй, ирләр тутыккан мылтык тотып йөримени?! Күрен әле, күрен, таныш тавыш. Гөлфия сине ничә ел эзли… Әманәт эзләттерә… Озак яуды бу яңгыр… Тәмам җебетте… …Кыз манма су булган иде. «Туңам» дигәч, хуҗа хатын ике кат юрган япкан икән. Таң ата… Аллага шөкер, төнне исән-имин генә озатты. Дөнья хәсрәтеннән мае сызган йөрәк кайчандыр бер сүнәр инде ул. — Сусадыңмы, кызым? Торма, ят, хәзер чәй бирәм,— диде сак йокылы Мәйсәрә.— Төнката бәргәләндең, кызым. — Торам әле, Мәйсәрә апа. Барасы җирем бар. — Барасы җиреңне урыныннан күчермәсләр. Ят, ят, чирле килеш ниткән йөрү ди тагы! — Ярамый, Мәйсәрә апа. Мине басуда Әюпов көтә. — Бабайга җиткерерләр, кызым. Беркая да борын тыкма, редакцияңдә генә утыр, дип акырган ич сиңа. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #Мәхәббәттәгөнаһбар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
354
0