"Пар каен"

"Пар каен"

19 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Иртәнгә тагын Казанга юлга чыгарга заказ булды, шул сәбәпле Зөхрә дә,Таһирга артык сораулар биреп борчымады. Бер атналап, Таһир, хатыны белән якынлык кылырга куркып ятты. Бары тик аноним кабинетта тикшерелеп, үзендә начар чир булмавын тәгаен белгәч кенә, Зөхрәсен элеккечә яратты, назлады. Тормышлары элеккечә матур гына бер агымда дәвам итте. Ничә ел буена кеше яшәмәгән йорт янына машина кайтып туктауны авыл халкы күрмиме соң? Күрделәр, Рәсимәне дә таныдылар. Иртән сауган сыерын көтүгә куган хатын- кызларның авызында авылның бүгенге беренче яңалыгы да Рәсимә иде. -Күрдеңме син,Рәсимә кайтты бит. Төнге унике булды бугай, мин лапас янына чыккан идем, урам яңгыратып музыка уйнатып бер машина үтте. Кем микән дип капка ярыгыннан карадым. Малайкаем, Рәсимә, бер кыз, бер ир кереп киттеләр.

Тэглар:

344

0