19 нчы көн. Мөхәммәт Мәһдиев "Кеше китә - җыры кала"

19 нчы көн. Мөхәммәт Мәһдиев "Кеше китә - җыры кала"

Бераздан карчыгы белән чәй эчеп утырганда, аның чоланын Шәяхмәт какты. Шәйхи хәлфә катасын киеп чоланга чыкты, энесенең сәламен алды. -Хәкимулланың хәле начарланып китте, авызыннан ак күбек килә,- диде Шәяхмәт, читкә карап кына. -Кереп карап чыксана... Шәйхи хәлфә хәйләкәр елмайды. - Берәр ярамаган ризык капмагандыр бит Ходай бәндәсе! - Юк, бер дә аны-моны ашамады. Эштән кайтты да сәкегә сузылып ятты. Шуннан телсез-авызсыз. Син кереп чыга күр инде. Әллә нәрсә булуы бар, -дип, Шәяхмәт эшнең асылын яшерде.

Тэглар:

142

0