
Рәшит Бәшәр. " Сандугачлы бишек"
19 нчы көн. #әдәбимарафон2025 Перәннек. Бакча казый бер бабай, Уйлап тора бер малай: "Булыр түтәл ясыйсы, Шул түтәлне ашлыйсы, Кишер чәчә башлыйсы... (Кайда йөри абыйсы?) Аннан суын сибәсе, Аннан чүбен утыйсы... (Кайда йөри әтисе?) Җирдән тартып аласы, Чистартасы, юасы Һәм авызга кабасы... (Әгәр кулыннан йолкып Алып китсә апасы?)" Түтәл ясый бер бабай, Акча саный бер малай: "Барыйк , дисә бабаем, Базарга да барылыр, Кишер саткан акчага Перәннекләр алыныр..." Бал корты түзмәде, Янәшәдә безләде... Перәннек булды борын, Кишерне чәчмәс борын... #ТатарстанКитапНәшрияты #Дөньякүләмәдәбимарафон2025 #РәшитБәшәр #Сандугачлыбишек #Нурлатмарафончылары #58нчетөркем
454
0