
19нчы көн.
19нчы көн. #әдәбимарафоон2025 НИ УЛ БӘХЕТ. Бәхет ни ул диеп сорасалар Исәнлек ул бәхет диярмен Тирә - яктан чапкан оныкларның Чәчләреннән сыйпап сөярмен 2. Бәхет ни ул диеп сорасалар Әти, әни бәхет диярмен Иңнәреннән кочып алырмын да Серләремне барын сөйләрмен 3. Бәхет ни ул диеп сорасалар Туганнар ул бәхет диярмен Өстәлемдә булган сый - хөрмәтне Тигез кисәкләргә бүләрмен 4. Бәхет ни ул диеп сорасалар Якын дуслар бәхет диярмен Озак күрми торсам кунак итеп Барысын да бергә җыярмын 5. Бәхет ни ул диеп сорасалар Хезмәт тә бит бәхет диярмен Шкафыма элгән киемнәрнең Иң матурын алып киярмен 6. Бәхет ни ул диеп сорасалар Яшәү үзе бәхет диярмен Баш өстенә аяз күк йөзләре Җиргә тыныч тормыш теләрмен. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ӘлфияТөхвәтуллина #АчылмаганСерУлМәхәббәт #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ЧабаксарЯңаЗаман #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
186
0