Әдәбимарафон2025  18 нче көн

Әдәбимарафон2025 18 нче көн

Яшәү белән бәхет тәңгәл сүзләр Тормышларның асыл мәгънәсе. Гомерләрнең уты сүрелмәсен, Уалмасын бәллүр касәсе. Җирдә яшәүләре үзе бәхет, Әле ярый яшим диясең. Сөенәм дә, көләм, көенәм дә, Хисләремне тоям диясең. Һәрбер яңа туган көнгә сөеп Елмаясың әйтеп сәламнәр. Догаларың кылып Раббыбызга Шатланасың әйтеп рәхмәтләр. Күңел тынычлыгың өчен диеп Язмышларны урап узасың. Тайгак юлда таеп егылганда Янә сынмый торып басасың. Яшәү бәхет, ә бәхет ул яшәү, Бүгенгебезнең бу асылы. Яшәешебезнең нигезендә Бәхет-сөенечләр авазы. Гөлзадә Сафина

Тэглар:

463

0