
18 нче көн #әдәбимарафон Галия Сафиуллина "Сыналган мәхәббәт"
Өстәл янында утыручыларның берсе Сәрия бит! Әйе, әйе, нәкъ үзе! Чәчен сарыга буяган, бик каты итеп буянган, өстенә ниндидер тимер-томыр тагылган «блатной» күлмәк кигән. Тавышы һич тә үзгәрмәгән үзенең. Ә менә йөзе... Сигаретын тотып тартырга чыгып барганда, Зәйтүнә аның битен якыннан күреп калды. Эчкән, күпне күргән кешенең бите гена шулай таушала аладыр. Ябык кына гәүдәле Сәрия олыгайган, элекке чибәрлеге сиземләнсә дә, шактый үзгәргән, картайган. Алар чыгып китмичә, залга чыкмады Зәйтүнә. Димәк, Сәрия Казанда яши, яхшы юлда йөрми икән... Бүген дә озак кына чөмереп утырдылар да лаякыл булып чыгып киттеләр бит алар. Ишек төбендәге сакчы да аларны көч хәл белән озатып калды... «Менә сиңа әни кеше! Көн уртасында эчеп исереп йөри! Ә кызын Зариф үстерә! Аллаһы минем бәхетемне тартып алучыга бәхет бирмәгән», уйлады Зәйтүнә. 114 нче бит #ГалияСафиуллина #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #АкБүренәшрияты #44
181
0