18нче көн.

18нче көн.

18нче көн. #әдәбимарафон2025 ... БУ БИТ ТОРМЫШ. 1. Тукта акыл сатма, күңелсез дип ятма Бизәкләре күп бит дөньяның Күрсә күңел күзең, ышанырсың үзең Җирдә яшәү бәхет булганын 2. Мәхәббәттән исер, күз яшьләрең киптер Ялгыш уйлар башка килмәсен Күкләр аяз торсын, җанга сөю тулсын Кайгы - хәсрәт кенә бирмәсен 3. Алсу таңнар ата, кичен кояш бата Офык алтын нурга күмелә Онтылмас җыр булып, күнел таша тулып Шатлык яше булып түгелә 4. Ләйсән яңгыр ява, тәрәзләргә кага Зур юлларга дәшә аҗаган Яшеннәрдәй яшни, ләззәтләнеп яши Тормыш тәмен, ямен аңлаган 5. Ак кышларга атлап, горурлыкны саклап Сабырлыклар сорап көзләрдән Тәккәберлек түгел, кылдай нечкә күнел Өзелмәсен яман сүзлэрдэн #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ӘлфияТөхвәтуллина #АчылмаганСерУлМәхәббәт #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ЧабаксарЯңаЗаман #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

219

0