18 нче көн. Нәбирә Гыйматдинова "Мәхәббәттә гөнаһ бар"

18 нче көн. Нәбирә Гыйматдинова "Мәхәббәттә гөнаһ бар"

#әдәбимарафон2025 ри… Шулай күңелендәге агуын кырып, теленә күчерә. — Әлә-лә, бөдрәләрем турая, име. Химия ясаттырырга, име. Беренчедән, «куам» дигән сүзеңне бүтән иләктән иләмә, безләр монда таш, безләрне трактор да кузгаталмый, безләрнең өстә…— хатын бармагы белән түшәмгә төртте,— дус түрә әфәндебез корсак симертә. Икенчедән, синең көннәрең санаулы, Бабай урыныңнан очыра, ди. Тәки яратмады сине картлач, име? Өченчедән, районда синең абруйга кырау сукты, бәгырь. Урманнарда тилереп йөрүләрең һәркемгә мәгълүм. Нияз Сафинны син генә үтергән, диләр. Дүртенчедән… — Авызыңны яп! — диде Гөлфия, нерв җепселләренең шартлап өзелергә җитүен тоеп. Кайда соң ул моңарчы сындырмыйча саклаган әүлия-сабырлык? Соңгы вакытта кызны ташлый да китә, ташлый да китә. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #Мәхәббәттәгөнаһбар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

351

0