Фәнис Яруллин "Нәрсә соң яшәү яме?"

Фәнис Яруллин "Нәрсә соң яшәү яме?"

18 нче көн #әдәбимарафон2025 Бер сорауга җавап эзлим: Нәрсәдә соң яшәү яме? — Җаның биреп эшләүдәме, Шәп йортларда яшәүдәме, Дөньяң онытып сөюдәме, Күп гыйлемнәр белүдәме, Әллә инде белгәнеңне Башкаларга бирүдәме? Нәрсәдә соң яшәү яме? — Зур урынга үрләүдәме, Яну, көю, дөрләүдәме? Җырың белән, моңың белән Йөрәкләрне биләүдәме? Нәрсәдә соң яшәү яме? — Алудамы, сатудамы, Байлыкларың артудамы, Әллә инде аңга килеп Үз-үзеңә кайтудамы? Нәрсәдә соң яшәү яме? — Дусларың күп булудамы, Сөйгән ярдан уңудамы, Һәрбер аткан таңга сөенеп, Күзләргә нур тулудамы? Нәрсәдә соң яшәү яме? — Гел матурлык эзләүдәме, Әллә көчтән килгән кадәр Туган җирне бизәүдәме? Нәрсәдә соң яшәү яме?

Тэглар:

400

0