Җәвит Шакиров "Минем күңел"

Җәвит Шакиров "Минем күңел"

Каның дөресме? Мин – авылда туып үскән, Тәрбия алган бала. Гаилә үгет-нәсыйхәте Мәңгегә сеңеп кала. Әти-әнинең сүзеннән Беркайчан да чыкмадым. Кешегә кул күтәрмәдем, Тырнак белән чиртмәдем. Кешеләрне рәнҗетмәдем, Кешедән көнләшмәдем. Әллә кем булып кыланып, “Мин!” диеп сөйләшмәдем. Көчем белән масаймадым, Дус белән мактанмадым. Күрмәгән кебек, байлыкка Беркайчан капланмадым. Бер эшкә дә карышмадым, Мескенгә салышмадым. Кызып китеп, туктый алмый Якага ябышмадым. Акланып, кеше артыннан Сүз дөресләп йөрмәдем. Кеше үземнән көлсә дә, Мин кешедән көлмәдем.

Тэглар:

423

0