#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025  18 нче көн. Гөмәр Бәширов Туган ягым -яшел бишек

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 18 нче көн. Гөмәр Бәширов Туган ягым -яшел бишек

Шул көннәрдә күрше Гыйльми түтиләргә кергән идем Аның улы. зурлар күрмәгән арада, кече яктан мине ^з янына чакырды Барсам да бардым, бармасам да Бармас идең, яхшы түгел, хәтере калыр Ни дисәң дә, күрше бит. Барсаң, бик тә имәнеч. Фазулланың муеннары, күкрәкләре, тамак аслары — бөтен җире бәйләүле. Үзе коточкыч ябык. Озынча күкшел битендә кан әсәре калмаган, күзләренә әллә сары йөгергән шунда, әллә нинди . Фазулланы ниндидер «тамыр чире» белән авырый дип әйтәләр. Ул почмак яктан чыкмый, бүтәннәр белән бер табынга утырмый Анасы Гыйльми түти, чит кеше керә башласа, кечкенә якның ишегендәге чаршавын хәзер тартып куя Гыйльми түтинең үзенең дә әйткәне бар — Арча бульнисенә алмыйлар. Казанга алып барырга хәлебез житми. Япь-яшь көенчә шушы почмакта сүнә инде, балакаем.

Тэглар:

243

0