
18 нче көн. Соңгы әманәт. Нурзия МИРХАЗОВА
Юл буенча керфек какмады Котдус. Ни әйтсәң дә туган авылына кайтмаганына егерме ел. Кем, ничек каршы алыр бит? Юллар, юллар, киң басулар... Туган як басулары бушап калса да күңеленә якын тоелды аның. Хәер, җирнең күрке – сөргән басу ич! Әнә, тракторлар бер-бер артлы тезелгәннәр дә җир өстендәге сары юрганны карага мана баралар. Сукаланырга өлгермәгән җир өстендәге «сары мыек»лар, җете кара җирдән аермалы буларак көн яктысында кояш нурыдай балкый. Кызык. Әйтерсең лә күңел китабы... Төсле һәм төссез битләр. Камыллысы бүгенем, каралары үткәнем. Киләсе бите, һичшиксез, яшел булырга тиеш бу китапның. Әйе, язын кар астыннан башын төртеп чыгачак яшел уҗымнар киләчәге булыр... Яктылык сибүче «өмет утравы» кечерәя барганнан кечерәя барды. Әнә, юл читендә тагын берничә техника аларның эше беткәнен көтә... Чү, ни булды? Кинәт дөнья караңгыланып китте, әйтерсең лә алар күпер астына керделәр. Ничек инде, нинди күпер булсын монда! Тиздән авылга җитәбез. Әллә бераз ялгышаммы? Юлның ераклыгына караганда, күбрәк билгесезлеге арыта-йончыта бит адәм баласын. Ул үрелеп карамакчы булды. Тик нык сикертүдән телен тешләде. Каршыга томырылып килгән йөк машинасын күреп куркудан үзен үзе кочты, күзләрен четердәтеп йомды... Күзләрен ачканда бөтен дөнья ап-ак иде. Болыт сыман сихри мендәрчекләр кышны хәтерләтеп, көмеш тәңкәдәй җемелдиләр. Котдус тотмакчы булып кулын сузган иде, буе җитмәде. Ничек болай булды соң? Әле генә көз иде. Кая сукаланган җир, трактор, юл?.. Өнемме, төшемме? Юк, Котдус, өнең дә түгел, төшең дә түгел, бу җәһәннәм ахрысы. Нигә җәһәннәм? Нинди гөнаһларым өчен? Үз сөйгәнем белән кушылмый, чит-ят белән яшәгәнгәме? Әгәр, аларны язмыш кочагына ташлаган булсам... Оҗмахка эләгер идемме?! Йә, кайда монда дөреслек?! Кем аңлатыр?! Җавап бирүче түгел, аны ишетүче дә табылмады...
455
0