
18 нче көн. Каргыш корбаны. Гөлсинә ХАНӘФИ
...Гаиләсе - җиденче буынга кадәр каргыш корбаны, дигән сүз каян чыкканын белмәсә дә, аның чынга ашуын, гомере буена тулаем татыды Гәрәй. Ни өчен? Кем гаепле?... Кемгә барып тоташа нәсел-нәсәбе чылбырының башлангыч очы? Күптән дөньядан киткән әби-бабаларына, яки әтисенәме?... Аның төп сәбәбен белергә ничек кенә теләсә дә, хәзер инде мөмкин түгел... Тулылык белән булмаса да, авыл исендә сакланган кызганыч, гыйбрәтле хәлләрнең берсе иде әтисенең яшьлек хаталары. Әйтеп узганча, сугыштан соң илленче елларда авылда иң күренекле егетләрнең берсе булып, бик күп чибәрләрне канлы яшь белән елаткан, дип искә алалар ул чор вакыйгасын. Әтисез үскән, җырда гына "әти" дип эндәшкән Зөбәрҗәт исемле кызының рәнҗүдән аккан күз яшьләреме?... Әллә, алданып, баладан котылу юлы уңышсыз булып, икесенең дә гомере өзелеп гүргә кергән авылның бер чибәр кызының әрнү газабымы?... Әллә инде "иреңнән аерыл, мин сине алам..." дип ышандырган сүзләрне чынга алып, ирсез дә, ялгыз да калып ерак шәһәргә китеп югалган тагын берәүнең каргышы ут булып төштеме икән аларның гаиләсе башына?... Гәрәй боларны белми иде... Иң якын кешеләре, Ходай биргән гомерләренә һөҗүм итеп, бер-бер артлы бакый дөньяга күчтеләр. Ярый, абыйсының гаиләсе булмады... Ә туган сеңелесенең күңелендәге нинди уйлар, нинди сәбәп, күз-каш кебек ике нарасыеның ятим калуы да, хәтәр эшеннән туктата алмаган?... Һәм, ниндидер көчкә буйсынып, ихтыярсыз хәлдә үз-үзенә кул салган?... Бертуганының кинәттән үлемен ул да авыр кичергән, күрәсең?!... Каберләр өстендә озаеп үскән чүп үләннәрен яланкул гына өзгәләп, әнисенең каберенә күчеп чүгәләде Гәрәй. Әнисе - дүртенче кабердә ята... Яман чир алып китте аны. Ана йөрәге түзем булса да, мәңгелеккә китү сәбәбе табылды... Гомер буе эзәрлекләп барган язмыш сынаулары һәм кайгылардан төергә әйләнгән кичерешләре җыелып, яман шешкә әверелгән...
490
0