Гөлназ Шарипова "Әбием киңәшләре"

Гөлназ Шарипова "Әбием киңәшләре"

18нче көн #әдәбимарафон2025 Таш атканга ат син аш белән дип Әйткәннәре истә әбинең. Һәр киңәшен тотып күңелемдә, Бу көнгәчә шулай яшимен. Рәнҗетсәләр бәхет телә, кызым. Начарлыкны кертмә уеңа. Әшәкелек кылма, кире кайтып Киртә куяр барыр юлыңа. Гайбәтчелек кебек яман гадәт Ерак йөрсен синнән, дус итмә. Дошман ясар өчен дус-туганны Бер ялган сүз җитә гомергә. Иң саф сөю белән яратып та Хисләреңнән әгәр көлсәләр, Дияр иде, башың имә, яратканнар Андый түбәнлеккә төшмәсләр. Изге гамәл кылып яшәгәндә, Раббым үзе бәхет өләшер. Авызыңда булса да кара кан, Була бел син сабыр, гел яшер. Әбиемнең һәрбер әйткән сүзе Йөрәгемнең һәрчак түрендә. Киеме генә түгел, гамәле дә Матур булсын иде кешедә! Гөлназ Шарипова #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГөлназШарипова #Әбиемкиңәшләре #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

415

0