
Зинада Захарова "Тормыш буяулары"
18 нче көн. Шәмсия, иртәнге эшләрен тәмамлагач, ашыкмый гына тәрәзә янына килде. Урамнарга сафлык, аклык өстәп, күбәләк кебек кар ява. Иртә булса да, шәһәр инде уянган: кемдер ашыга-кабалана эшкә бара, яшь әниләр, балаларын җитәкләп, бакчага чаба. Укучы балалар мәктәпкә ашыга. Аның да бит, таңнан торып, шулар кебек чаба-чаба йөргән чаклары бар иде. Танышлары очраса: «Шәмсия, кая барасың?» − дип түгел: «Кая йөгерәсең?» − дип сорыйлар иде. Хәзер менә беркая да ашыгасы юк. Әле кайчан гына, кызларын балалар бакчасында калдырып, яраткан мәктәбенә ашыга иде. Кызлары укыганда бергәләшеп мәктәпкә барулары ничек күңелле иде... Мәктәптә эшләгән чаклар иң рәхәт, иң бәхетле еллар булган икән. «Һөнәремне бик дөрес сайлаганмын, бәхетле гомер кичердем», − дип уйлап куйды Шәмсия. Дөньяны яхшы якка үзгәртеп булуына ышаныч белән яшәде ул. Тырышкан бушка китмәде: шәкертләре арасында аның эшен дәвам итүчеләр дә никадәр! Тик соңгы вакытта татар дөньясындагы вазгыять борчый аны. Шәмсия җаны-тәне белән яраткан, хезмәт иткән татар теленең кирәге калмаган, имеш. Туган телебез белән горурланып, зур өметләр баглап яшиләр иде югыйсә... Туган теле аңа дөньяның ямен ачты. Кызларының теле дә татарча ачылды, чөнки гаиләдә гел ана телендә сөйләштеләр. Инде оныклары татар телендә сөйләшә. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЗинаидаЗахарова #Тормышбуяулары #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТТатарстанЯзучыларБерлеге #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
476
0