"Пар каен"

"Пар каен"

18 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 -Булды, кайтып җиттек, Аллага шөкер. Менә шушы була инде хәзер безнең йортыбыз. Ничего, төзәтәсен төзәтеп, рәтләсен рәткә кертербез без аның. Таһир, сиңа бик зур рәхмәт. Өйгә чакырмыйм. Озак еллар кеше тормаган өйне җыясы,юасы бар. Гаеп итмә, мине начарлык белән искә алма. Хуш. -Мин миннән шулай җиңел генә котылмакчы буласыңмы? Юк инде, давай сумка белән арбаңны. Ач ишегеңне. Синең ишеткәнең юкмени, буш өйгә җеннәр ияләшә, дигәнне. Может анда пәриләр туй ясап ятадыр, безнең кебек. - Таһир елмаеп, Рәсимәгә күз кысты. - Буш өйгә беренче булып, ир- ат керергә тиеш. Таһир, тамагын кырып, ишекне киереп ачты да, - Йорт ияләренә сәлам бирдек, бисмилла, диде.- Хәзер сез керсәгез дә куркыныч юк. Җеннәр миннән куркып, чыгып очтылар. -Әни мин куркам. Нинди җеннәр ул. Элек әби булганда җеннәр юк иде бит. -Кызым,Таһир абыең шаярта. Бернинди җен- пәриләр юк монда.- Син дә йөрисең бала- чага куркытып, дип Таһирга усал итеп карап алды.

Тэглар:

349

0