
17 нче көн. Нәбирә Гыйматдинова "Мәхәббәттә гөнаһ бар"
#әдәбимарафон2025 Хатын хәмердән тоныкланган яшьле күзләрен җиң очы белән сөртте: — Кем бәбкәче бу? — Син... синеке, — диде ир, гәүдәсе куырылып. Бәбәген чекерәйткән Сафринә хәзер ерткыч төсле аңа ташланачак... Карт урыс белән икәүләшеп баланы йолкыячак алар. Авызыннан хәмер исе бөркелгән хатыннан җирәнгәндәй, Мирзабәк йөзен әтисе- нең күкрәгенә яшерде. Юк, Нурихан үлсә дә улын ятларга бирмәячәк. Мылтык арбада, ә ул атса, берәгәйле ата...Ләкин, ни гаҗәп, Сафринәнең күзендәге битарафлык пәрдәсе ертылмады. Баядан бирле «китәбез»дип борсаланган төмсә чырайлы туганның да малайда гаме юк иде. — Һе, шаяртырга мачтыр инде син, Нурихан. Минекен бүреләр урлады ич, — диде салмыш хатын һәм терсәк очы белән абзасының касыгына төртте: — Пашли, Ләксәй, пашли! Нурихан, малаен күкрәгенә кыскан Нурихан, арбага кире утырмады. Әле генә тәмуг утында чытырдап янган иргә тымызык кыр җилендә суынырга кирәк иде. Ә аяклар тыңламый, авылга таба сөйри. Анда зарыгып бәхет көтә. Әгәр соңласаң, аның капкасы гомерлеккә ябылыр сыман.. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #Мәхәббәттәгөнаһбар #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
361
0