
17 нче көн. Соңгы әманәт. Нурзия МИРХАЗОВА
– Хәлләрем бер көе, менә эш юктан эш ясап кер юган идем, чишмәгә чайкарга килдем. Чишмә суы, чишмә суы инде, сусауны гына түгел, сагынуны да баса... Керләрне дә агарта. Туган як чишмәсеннән дә тәмле сулы чишмә җир йөзендә юк! Күрдем, суын эчтем, тик ничек кенә кайтырмын? – диде миңа елмаеп. Ул караш мине балачагыма этәрде... Беләсеңме, мин нәкъ сабый бала кебек хис иттем үземне, әйтерсең лә ул синең әниең түгел, минеке. Күземә үз әнием булып күренде... Кочагына ташланып чәчләреннән сыйпыйсым, битләреннән кат-кат үбәсем, кысып-кысып кочасым килде... Үземне кулга тиз алдым тагын, әниеңә сиздерми генә күз яшьләремне сөрттем дә: – Борчылмагыз, керләрегезне үзем алып кайтырмын, – дидем. Аннан көянтә-чиләгемне читкә куеп, аңа янә бер кат чайкашырга булыштым. Чиккән мендәр тышы, сөлге, кашага, чаршау, хәтта сиңа кызлар бүләк иткән кулъяулыклар да бар иде анда. Кулъяулыкларның төеннәрен чишә-чишә берәмтекләп үзем чайкадым, тик үземнекен күрмәгәч, янәдән күзләрем дымланды... Юк, ачудан түгел, сөенечтән. Күңелем сизә – кулъяулыгым синдә! Чишмәдән кайтканда, синең турыда сөйләштек. Маһруза апа бу арада Котдустан хат күренми әле, диде. Син, дускай, кара аны, кыен булса да әниеңне хатсыз калдырма! Миңа язмасаң да, әниеңә яз. Ике генә җөмлә булса да язып сал! Андый хатны сүзе әз дип, почтадан кире бормыйлар... Хәер, сине өйрәтәсе юк. Үзең беләсең. «Исәнме, кадерле әнием! Хәлең ничек? Мин исән-сау, хезмәт бара». Бетте. Ике түгел, өч икән... Булсын, бернинди дә авырлыгы юк ич. Хәер, әниләргә чиста кәгазъ бите җибәрсәң дә ярый, алар аннан үзләренә кирәкле сүзләрне табып укыячаклар. Күп кирәкми газиз җаннарга, исәнлегеңне белсә, шул җитә. Ә вакытың булганда күп итеп язарсың... Эх, минем дә шундый әнием булса! Миннән дә бәхетле кыз дөньяда булмас иде. Үги ана, ни әйтсәң дә үги инде, кар кебек: һәрвакыт салкын була...
472
0