
17 нче көн. Каргыш корбаны. Гөлсинә ХАНӘФИ
Аларның йорты, элек авыл кырыенда, су буенда урнашкан иде. Бормаланып аккан инешнең нәкъ борылышында, яр өстендә, тәрәзәләре белән инеш аръягындагы киң болынга, ерак булмаган тауларга һәм ике чакрым гына тау итәгенә сыенып утырган күрше авылга карап торуы хәтерендә. Шулай ук, ярга арты белән төзелеп торган башка йортлар, әллә кая кадәр сузылып китсә дә, яхшы күренә... Инеш буе комлыгына җитәр-җитмәс такта койма белән тотып алынган җиләк-җимеш, бәрәңге бакчалары да, уңдырышлы булып хәтерендә калган. Тик, ул йортның язмышы бәхетле булмады... Әтисе упкынга эләгеп батып үлгәндә, Гәрәй нибары ике айлык сабый бала булган. Аңардан биш-алты яшь олы ир һәм кыз туганы белән, алар өчесе ятим калганнар. Ул күптәнге хәл - тулылык белән аңа үсмер чагында гына мәгълүм булды. Әнисе аларны хәтәр шартлардан саклап калырга тырышуга бар көчен куйды. Шуңа да, әтисез калу сәбәбен, бераз үсеп, үз-үзен аңлый башлагач кына белде, билгеле. Үскәндә, төрле хәлләрдә аны яклаучысы - абый-апасы булды. Әниләре авыл хуҗалыгы эшендә. Алар, әниләренә хәлдән килгән кадәр йорт эшләрендә дә, хуҗалыкта да булышып үстеләр. Әтисезлек дигән авыр йөкне, үз җилкәләрендә тулысынча тарттылар... Тик, ятимлек дигән бәхетсезлек, алар өчен язмыш сынауларының башы гына булган. ...Хәтерендә, җәй үтеп, яңа уку елы башлануы. Гәрәйнең икенче сменада, башлангыч сыйныфта укып йөргән чагы. Дәрес барган вакытта укытучыдан сорап чыгарып, югары сыйныф укучысы булган абыйсы мәктәптән алып китте аны. Ул бик нык борчулы иде, һәм өйгә дә йөгерә-йөгерә кайттылар алар. "Янгын!" дигән сүзнең мәгънәсен дә үз күзе белән күргәннән соң гына аңлады Гәрәй. Ашыгып кайтып җиткәндә, аларның өй түбәсеннән чыккан ут болытларга җитә кебек, ә шартлаудан очкан шифер чаткылары өйгә якын килергә мөмкинлек бирми иде. Әле дә күз алдында - ул коточкыч күренеш!... Су якын булуга карамастан, тиз арада сүндерә алмаганнардыр, күрәсең. Өй түбәсе тулысынча янды, өй җиһазларына да күпмедер зыян килде...
519
0