
17 нче көн Мөхәммәт Мәһдиев "Кеше китә - җыры кала"
Дөньяда ике явыз булса- шуның берсе Васфикамалдыр... Ни әйтсә- зәһәр чыга, ни сөйләсә- ярага нашатырь сибә. Йортка Васфикамал килгәннән бирле күрше-күлән белән алыш-биреш бетте. Гомер буе ипи, он, тоз, керәчин алышып яшәгән күршеләр белән Васфикамал бер ел эчендә исәп-хисапны өзде. Шәяхмәтнең «Наданнар өчен уку китабы» дигән каты тыш эченә салган бурыч кенәгәсен күз алдында учакка атты. «Шәйхиләрдән алачак ипи, өч кадак, ике чирек, бер әчмуха, бер кайчы, бер йозак авырлыгы... Хәдичәгә бирәсе: солы оны, сигез кадак бер чирек, бер богау йозагы» дигән чуарланган дәфтәр бөгәрләнеп янды. Васфикамал вәгъдәсендә торды, колхоз эшен сытып эшләде.
183
0