Син китәргә тиеш бөтенләйгә

Син китәргә тиеш бөтенләйгә

Син китәргә тиеш бөтенләйгә – Вагон тоткасына үрелдең. Көз җитеп тә әле өлгермәгән, Язны сагынып та өлгердем. Бар табигать үксеп елый сыман: Елый таллар... Елый болытлар... Болытлардан кургаш тамчы тама, Кургаштан да авыр минутлар. Ара якын: тик бер генә адым, Атлыйсы да Атыласы синең кочакка, Һәм янасы бөтен гомер буе Кочаклашып шушы учакта. Ара якын, ләкин кешеләрнең Язмышлары ята арада. Язлар белән көз арасы ерак – Бигрәк ерак безнең аралар. Еласыннар таллар... Болытлар... Һәм елгалар чыксын ярыннан! – Тимер юлда рельслар да шулай – Мәңге бергә, мәңге аерылган.

Тэглар:

438

0